"Якты юл” газетасы һәм Бөтендөнья татар Конгрессының җирле бүлекчәсе каршында оештырылган “Каурый каләм” әдәби түгәрәге эшен уңай яктан бәяләп, рәхмәт хатлары тапшырды.

2014 елның 1 ноябре, шимбә

                    Яшь шагыйрьләр, язучылар кирәк!

 

             24 нче октябрьдә башкалабыз Казанда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби берләшмә җитәкчеләренең республика семинары булып узды. Пленар утырышта  республикабызның төрле районнарыннан килгән әдәби түгәрәк җитәкчеләре һәм студентларның “Әллүки” әдәби түгәрәге әгъзалары каршында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Х.Корбанов, Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитет җитәкчесе Р.И. Вәлиев, ТР Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Д.Ф. Хәйретдинова, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Р.Г. Фәйзуллин, язучы, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм телләрне үстерү идарәсе сектор мөдире Г.Х. Гыйльманов, язучы, Татарстан Язучылар берлегенә кабул итү комиссиясе рәисе Т.Н. Галиуллин чыгыш ясады.

                Р.Х.Корбанов күп кенә әдәби түгәрәкләрнең, шул исәптән  “Якты юл” газетасы һәм Бөтендөнья татар Конгрессының җирле бүлекчәсе каршында оештырылган “Каурый каләм” әдәби түгәрәге эшен уңай яктан бәяләп, рәхмәт хатлары тапшырды.   

            ТР Фәннәр академиясенең чит илдәге әгъзасы, тарихчы бик күп тарихи китаплар авторы Надир Дәүләт белән очраштык, Кытайда туып, Төркиядә гомер кичергән милләтәшебезнең татар халкы өчен эшләгән хезмәтләре һәм аның тормыш юлы белән таныштык.

             Урыннардагы түгәрәк җитәкчеләре - Роза Хәмидуллина (Чаллы, “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе) һәм Миңзифа Әхмәтшина (Әлмәт, “Кызыл каурыйлар” әдәби-иҗат берләшмәсе) һәркайсы берләшмә тарихы, аннан чыккан танылган язучылар, шагыйрьләр һәм үзләренең эш алымнары турында тәфсилләп сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.

             Соңыннан иҗат әһелләре һәм әдәби берләшмә җитәкчеләре катнашында “Бүгенге чор әдәби хәрәкәтендә әдәби берләшмәләрнең роле” дигән түгәрәк өстәл утырышы узды.  Татар әдәбиятына якты эз салган танылган татар язучысы, драматург, публицист Айдар Хәлим, шагыйрә Нәҗибә Ихсанова кебек күренекле шәхесләр әлеге теманың бик тә җитди булуын, үзләренә лаеклы алмаш үстерү, татар телен, татар мәктәпләрен саклап калырга кирәклеген ассызыкладылар. Әдәби берләшмә җитәкчеләренә түгәрәкләрнең эшен тагын да җанландыру, сәләтле  яшьләрне табу, аларга иҗади якын килү, кызыксындыру, төрле яктан ярдәм күрсәтү, аларның  иҗат җимешләрен  җирле һәм республика басмаларында урнаштыру, татар әдәбиятын һәм язучылар сафын яңа, яшь исемнәр белән баету максаты куелды.

         Без, бу эшлекле семинардан бик күп файдалы мәгълумат һәм бай тәҗрибә туплап кайттык. Киләчәктә дә бу юнәлештәге эш дәвам итәчәк, әдәби берләшмәләр, аларда йөргән иҗатчылар белән төбәкара очрашулар уздыру да күздә тотылачак,-диделәр семинарда.

         Шулай ук, 21 ноябрьдә, Казанда Язучылар берлегендә яшь язучылар семинары уздыру күздә тотыла. Монда катнашу һәм иҗат сәләтеңне таныту өчен яшь каләм тибрәтүчеләргә үзләренең шигырьләрен, әсәрләрен, язмаларын түбәндәге электрон адреслар буенча җибәрергә кирәк:

sprt@tatar.ru

ramisaymetov@rambler.ru

элемтә өчен телефоннар:

8(843) 236 97 71 – кабул итү;

8(843) 236 97 52 -  (Рәмис Аймәтнең эш телефоны)

8 960 057 96 93 – ( Рәмис Аймәтнең кәрәзле телефоны).

    Димәк, “Каурый каләм”нәргә, үзендә язучылык сәләте сизгән укучыларга Тукай дөньясына юл ачык!  Үзегезгә охшаган, иң яхшы дип табылган язмаларыгызны шушы электрон адрес буенча җибәрсәгез, бәлки бәхет сезгә елмаер, яшь язучылар семинарында катнашырсыз, тере язучылар белән очрашырсыз. Уңышлар сезгә!!!

 

Рәзинә Сәетгәрәева, “Каурый каләм” әдәби түгәрәге җитәкчесе.

 

             

            

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International