Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Тукай муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Безнең район
Район башлыгы
Районның символикасы
Район буенча Халык саны
Авыл җирлекләре
Районның авыл хуҗалыгы
Районның картасы һәм схемалары
Идарә органнары
Инвестиция паспорты
Координат кулланып бирелергә тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Район оешмалары һәм учреждениеләре
Тематик бүлекләр
Төрле комиссияләр эшчәнлеге
Коррупциягә каршы көрәш
Милли проектлар
Статистик мәгълүматлар
Тукай районында ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм «Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте»
Муниципаль заказ
Дәүләт-муниципаль хезмәтләр һәм Кузәтчелек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуацион үзәк
Эшмәкәрләргә!!
Муниципаль-шәхси партнерлык
Хезмәткәрләр сәясәте
Җәмәгать ярдәмчеләре
Торак мәсьәләләре
«Инициативалы бюджетлаштыру»
Профсоюз тормышы
Программалар, бәйгеләр, бүлек планнары
1945 ел -Бөек Җиңү!
ТАССР төзелүгә 100 ел
Халыкка ярдәм
Виртуальный учебно-консультационный пункт по гражданской обороне (УКП ГО)
Рәсми кәгазьләр
Муниципаль район Уставы
Тукай муниципаль Советы(карарлар,әмерләр)
Муниципаль райн Башлыгының карарлары һәм әмерләре
Башкарма комитетның карарлары, әмерләре
Расланган рәсми кәгазьләр
Шәһәр төзелеше
Халык алдында тыңлауларга чыгышлар
Иҗтимагый һәм гавами тыңлаулар
ТР Тукай муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясе
Рәсми кәгазьләрнең проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Татарстан Республикасы Конституциясе
Халык мөрәҗәгате
Тукай районы Башкарма комитетының электрон почтасы : tukay.ispolkom@tatar.ru
Кабул итү шартлары һәм вакыты
Сорауларны интернет аша юллау
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү ясау
Халык кузәтүе
"Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"
Закончылык
Юридик консультацияләр
ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ
Гариза үрнәкләре
Матбугат хезмәте
Матбугат хезмэткэрлэре өчен
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
«Якты юл» Тукай районы газетасы
Элемтә өчен белешмә
Элемтә өчен белешмә
Халыктан сораштыру
Ышаныч телефоны
Тукайлылар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәя бирә алалар
Элемтә
Муниципаль районнар
Тукай муниципаль районы
Комсомолец поселогында «Әйдәгез әле, әбиләр!» бәйгесе узды
2014 елның 1 ноябре, шимбә
Комсомолец поселогының мәдәният йортында «Әйдәгез әле, әбиләр!» исемле кызыклы бәйге үтте. Конкурста поселогыбызның иң актив әбиләре – Мөслимә Нәфыйкова, Наҗия Вәлиева һәм Нәсимә Ситдиковалар катнашты.
Конкурста катнашучы әбиләр беренче турда үзләре, гаиләләре, балалары, оныклары, шөгыльләре турында сөйләделәр. Мөслимә Нәфыйкова үзе белән рэп укып таныштырды. «Алтын куллар» дип аталган икенче турда жюри хозурына әбиләр үзләре әзерләп алып килгән тәмнүшкәләр, кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Мөслимә әби бик тәмле кекслар пешергән, Наҗия әби бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр, шарфлар һәм башка эшләнмәләр белән жюрины сокландырды. Нәсимә әби исә каймак һәм катык ясап алып килгән иде.
«Көлсылу» исемле турда әбиләр бәйләнгән күзләр белән алларында торган ярмаларны танып белергә тиеш иде. Катнашучылар бер дә аптырап калмадылар, барысы да ярмаларны дөрес итеп әйтеп бирә алды.
Иҗат конкурсына исә әбиләр өйләрендә әзерләнеп килгән иде. Әйтергә кирәк, бөтен конкурсантлар да әлеге биремгә зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр. Мөслимә Нәфыйкова тыпырдап бии башлап, твист биюе белән төгәлләде. Тамашачылар аңа гөрләтеп кул чапты. Наҗия Вәлиева «Ай, былбылым» җырын бик моңлы, йөрәккә үтеп керерлек итеп башкарды. Нәсимә Ситдыйкова сөйләгән кыйссаны бөтен зал тын да алмый тыңлап утырды.
Чара ахырында жюри әгъзалары катнашучы әбиләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр, гел шундый ашкынулы күңелле, актив, саләмәт булып калуларын теләделәр. «Иң креатив әби» номинациясендә – Наҗия Вәлиева, «Иң иҗади әби» – Мөслимә Нәфыйкова, «Иң актив әби» номинациясендә Нәсимә Ситдыйкова җиңүчеләр булып танылды. Залдагылар конкурсантларны алкышларга күмделәр, шундый матур бәйрәм бүләк итүләре өчен кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Анна Шәрифҗанова, Комсомолец поселогының мәдәният йорты директоры
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында «Яшел эшлэпэ» театр коллективы, «Кызыма кияу» дип исемләнгән бер актлы пьесаны сәхнәләштерде.
Бүген Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында «Яшел эшлэпэ» театр коллективы, «Кызыма кияу» дип исемләнгән бер актлы пьесаны сәхнәләштерде.
8
апрель, 2026 ел
Юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында: «Битараф калмаска! Юлларны сакласак иде!»
Тукай районы хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Линар Маняпов катнашында юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды.
2
апрель, 2026 ел
Татарстан авылларында югары тизлекле интернет өчен тавыш бирү дәвам итә
РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы үткәргән сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды.
1
апрель, 2026 ел
Тукай районына ТРның Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары килде
Бүген, 1 апрельдә, эшлекле сәфәр белән Тукай районына Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семенов килде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз