Борды авылы китапханәсе мөдире һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Чулпан” балалар бакчасында

2014 елның 1 ноябре, шимбә

31 октябрь көнне Борды авылы китапханәсе мөдире  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыруында“Чулпан” балалар бакчасында  Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Халыклар дуслыгы” исемендә чара үткәрелде. Чарада китапханә мөдире Дусманова Зәйфәрә балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләп,  дуслык һәм татулык турындагы китаплар белән таныштырды. Бәйрәм рәсем  конкурсы белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International