Мәдәният елы уңаеннан авыл китапханәләрендә чаралар дәвам итә. Чираттагысы 31 октябрь көнне Калмаш авыл китапханәсендә «Йөрәкләргә керә, күңелләргә Сара апаның ямьле көйләре” дип исемләнгән Сара Садыйкованың иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә узды. Чараны оештыручы, китапханә мөдире Салихова Гөлсимә Идрисовна композиторның тормышна, иҗатына багышланган «Моң –Сара» исемендәге күргәзмәдәге китаплар , калфак, шәл, муенса үрнәкләре күрсәтелеп алып барды. «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар башкаруында Сара Садыйкованың «Иртәнге нур» җырына сәхнәләштерелгән композициясе күсәтелде. Каюмова Рәисә апа (ул үз вакытында1968 елда Казанда эшләгәндә Сара Садыйкова житәкчелек иткән хор төркеменә йөргән), Хазипова Фания апалар һәм мәктәп балалары җыр башкарганны тамашачылар тын да алмый тыңладылар. Ә тамашачылар итеп әлеге чарага авыл китапханәчеләре дә чакырылган иде.