“Гасырларда яшә, Татарстан” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды.

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Халык бердәмлеге көне уңаеннан 3ноябрь көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “Туган ил ул була бер генә”дип аталган әңгәмә үтте. Кичәдә мәктәп укучылары катнашты. Балаларны халкыбызның үткәне белән таныштыру максатыннан “Гасырларда яшә, Татарстан” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче укычыларны халкыбызның үткәне, бу көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырды.Укучылар тарихка бәйле булган күп кенә сорауларга җавап бирделәр, шулай ук 2005нче елдан башлап 4ноябрь-халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге  көне буларак билгеләп үтелүен белделәр.

         2нче турда балалар Татарстан республикасына карата төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр, күренекле шәхесләребезне искә төшерделәр.

 Кичә ахырында һәр бала «Татарстан- республикам минем» дигән темага рәсемнәр ясады. Соңыннан иң актив катнашучы балалар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International