30 октябрь-Репрессия корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан Иске Абдул китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы белән берлектә әтиләре репрессиядә булган Мингазов Гаяз абый һәм Насыйрова Хәнифә апа гаиләләрендә булды. Мул ризыклы табын артында алар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Без аларга исәнлек-саулык теләп , истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм бергәләп фотога төшелде.