"Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музеена төрле өлкәләрендә эшләүче алдынгы карашлы, зыялы хатын-кызла җыелды

2014 елның 7 ноябре, җомга
5 ноябрь көнне "Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музеена төрле өлкәләрендә эшләүче алдынгы карашлы, зыялы хатын-кызлары "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының урындагы бүлекчәсен төзү буенча беренче җыелышка җыелдылар. Аларга бу оешманың бурыч-максатлары аңлатылды. Булган проблемалар, киләчәккә планнар уртага салып сөйләшенде. Авылыбыз гүзәлләре гаиләләргә ярдәм, гореф-гадәтләрне саклау, балаларның буш вакытларын файдалы итеп оештыруны актуал проблема дип саныйлар. Ханымнар айга бер очрашып торырга дип таралыштылар.


--
Резеда Якупова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International