Комсомол посолегында Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Тимашев Сергей Васильевич истәлегенә мемориал такта ачылды.

2014 елның 7 ноябре, җомга
1 ноябрь көнне Комсомол посолегында Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Тимашев Сергей Васильевич истәлегенә мемориал такта ачылды. Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган бу тантаналы чарада Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Асылгараев Р.В.,авыл җирлеге башлыгы Сурова О.В., "Гиндукуш"музее җитәкчесе Гарипова Р.Р., авылдашлары, дуслары, хәрби хәрәкәт ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Күңелләргә үтеп керерлек бик эчтәлекле чара булды бу. Шулай ук бу чараны алып барган мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе килә.


--
Резеда Якупова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International