5ноябрь көнне Яңа Бүләк авылы “Сәйлән” балалар бакчасында авыл китапханәчесе һәм тәрбиячеләр белән берлектә “Көз кунагы Сөмбелә” дип исемләнгән тематик кичә узды. Бәйрәмдә балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкардылар.Көз кунагы Сөмбелә бәйрәмгә ямь өстәде. Балалар Сөмбелә белән бергә төрле кызыклы уеннар уйнадылар: күз бәйләп яшелчәләрне тану, коелган яфракларның кайсы агачныкы икәнен белү, көз турында табышмакларның җавапларын табу, ярышып яшелчә һәм яфраклар җыю кебек уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Көзге табигать турында рәсемнәрне дә бик тырышып ясадылар. Соңыннан Сөмбелә һәр балага бүләкләр тапшырды.