Авыл хуҗалы идәрәсе белешмәсе

2014 елның 7 ноябре, җомга
й урталарында, алты көн дәвамында республикада урып-җыю эшләреннән бушаган техниканы вакытында кышкы саклауга куюның торышын тикшерү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе эшләде. Әлеге уңайдан районның авыл хуҗалыгы идарәсенең техника күзәтчелеге бүлеге белгечләре, министрлык вәкилләре белән берлектә, районда конкурс үткәрде. Комиссия әгъзалары барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең инженер-техник комплексларын, ремонт мастерскойларында техниканы әзерләүнең барышын карап чыктылар. «Гигант», «Алмаз», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларны аерым билгеләп үттеләр. Чөнки тикшерү үткән көндә әлеге хуҗалыкларда техника кышкы саклауга куелудан тыш, тагылма инвентарьны – чәчкечләрне, культиваторларны төзекләндерү эше тулы куәткә бара иде. Әйтеп үтелгән хуҗалыкларда барлык техника да чистартылган, буялган. Техниканың каеш, чылбыр һәм кисә торган детальләре, чәчкечләрнең орлык уздыру чылбырлары салдырып алынып махсус урыннарга куелган. Әлеге хуҗалыкларда тагылма инвентарьны төзекләндерү эшләрен кышкы салкыннар җиткәнче тәмамларга планлаштыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International