Сезнең сорауларга адвокат Әлфия Гәрәева җавап бирә.

2014 елның 7 ноябре, җомга
«Якты юл» газетасы редакциясендә 14 ноябрь көнне иртәнге сәгать 8 дән 12гә кадәр бушлай юридик ярдәм үткәрелә. Сезнең сорауларга адвокат Әлфия Гәрәева җавап бирә. Сорауларны 70-17-58 телефон номерына шалтыратып бирә аласыз, кабул итүгә редакциягә килергә кирәк. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил урамы, 46 йорт (район хакимияте бинасы). Кабул итү вакытында бирелгән сораулар газета битләрендә мөрәҗәгать итүчеләрнең язмача рөхсәте белән генә бастырыла ала. Редакциягә укучылар белән «туры элемтә»гә районның кайсы оешма җитәкчеләрен чакырырга? Сездән шалтыратулар көтәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International