Районыбыз данын яклаган егетләр арасында да призлы урыннар алучылар бар

2014 елның 7 ноябре, җомга
Казанда кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Районыбыз данын яклаган егетләр арасында да призлы урыннар алучылар бар. 65 килограммга кадәрге авырлыкта егетләр арасында II урынны Вадим Федосеев (Калмаш), 70 килограммнан артык авырлыкта III урынны Алмаз Кәлимуллин (Күзкәй), 75 килограммга кадәрге спортчылар арасында III урынны Илнур Каюмов («Татарстан» совхозы поселогы) алдылар. 55 килограммга кадәрге авырлыкта – Нәфис Хаҗиев (Югары Байлар), 70 килограммга хәтле авырлыкта – Александр Жеребёнков (Калмаш), 75 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Айзат Шәмсиев (Түбән Суыксу) беренчелекне яуладылар, дип хәбәр итте тренер-укытучы Мөсәвир Әгъзамов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International