Иштирәк авылы мәдәният йортына Ак әби килде

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

7 нче ноябрь көнне Иштирәк авылы мәдәният йортында Бедәмлек көне үтте. Очрашуда татар халкынң йолалары турында сөйәнде. Кунакчыллык, тыйнаклык кебек сыйфатлар турында ишетә- кунакка килгән балаларга бер белем булды. Бәйрәмебезә килгән ак әби дә милли уеннар белән таныштырды, бергәләп уйнап өйрәтте. Кичә барышында кунакка йөрүнең билгеле бер вакыты булуын, татар халкының милли ризыгы булган чәк-чәк пешерү алымнарын өйрәндек, токмач кисеп ярышып осталыгыбызны күрсәттек. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды. Җылы караш, тәмле телебез өчен кунакларыбыз рәхмәт әйтеп, бабай-әбиләребезнең гадәтләрен балаларга тапшырырга кирәк дигән фикер белән өйләренә таралыштылар. Ә кичәбез турында тозлы камырдан ясалган чәкчәгебез исебезгә төшереп торыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International