“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” буенча беренче сыйныф укучылары Борды авыл китапханәсенә очрашуга килделәр. Беренче сыйныфта барлыгы сигез генә укучы булса да чара бик күңелле узды. Китапханәче Дусманова Зәйфәрә балаларны китапханә һәм көндәлекнең эчтәлеге белән таныштырса, укытучы апалары Лаврентьева Любовь Петровна көндәлекне дөрес итеп алып бару тәртибен өйрәтте. Һәр килгән укучы китапханәгә язылды.