20 ноябрьдә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
20 ноябрьдә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Безнең районда ул ике этапта уза. Аның беренчесе гомуми белем бирү учреждениеләрендә – 19 ноябрьдә сәгать 8.00дә Мәләкәс мәктәбендә, 9.00да – Новотроицкоеда, 18.00дә – Кнәз һәм Яңа поселогы мәктәпләрендә үтә. Икенче этап 20 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә район Башкарма комитетының юридик бүлегендә 206нчы кабинетта уза. Сорауларга социаль яклау идарәсе, мәгариф, опека һәм попечительлек, ЗАГС, юридик бүлекләр белгечләре, нотариус, прокуратура, район буенча Эчке эшләр бүлеге, теркәү палатасы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International