12 нче ноябрь көнне Боерган авылы китапханәсендә балалар өчен мәдәният дәресе уздырылды. Бу чараның максаты- үсеп килүче буынның рухи байлыгын үстерү, мәдәниятебез, тарихыбыз, телебезне өйрәнү. Бәйрәмгә без “Кызыл калфак” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне, башлангыч сыйныф укучыларын, әти-әниләрне, мәдәният хезмәткәрләрен чакырдык. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илүзә Фоат кызы , Боерган мәктәбенең директор урынбасары Б. Хаматовалар да катнашып чыгыш ясадылар, изге теләкләрен юлладылар. Башлангыч сыйныф укучыларына тантаналы төстә мәдәни көндәлекләр тапшырылды, укытучы Ә. Салимова балаларны бик матур итеп эшләнгән презентация - Казанның тарихи- мәдәни һәйкәлләре белән , Чаллы шәһәре музее, туган як музее белән таныштырды. Бәйрәм ахырында балалар яңа кайткан китаплар ,журналлар белән таныштылар, 25 китап кулга бирелде . Барлыгы 40 кеше катнашты .