12 ноябрь көнне Күзкәй авылы китапханәсендә 1класс укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында “Китаплар иленә сәяхәт”- ачык ишекләр көне үтте. Китапханә белән танышу, төрле әкият геройлары белән очрашу, шигырь сөйләү ярышы, табышмаклар әйтешү, яраткан әкият геройларына рәсем конкурсы- барысына да балалар бик теләп катнашты. Соңыннан балаларга “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” тапшырылды һәм аны тутыру тәртибе аңлатылды. Китапханәгә килгән балалар китапханәгә язылып, төрле китаплар алып таралаштылар.