Яңа посёлогы китапханәсендә «И Казан, җырлы Казан, моңлы Казан» исеме астында балалар өчен тематик иртә булды.

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

12 ноябрь көнне Яңа посёлогы китапханәсендә «И Казан, җырлы Казан, моңлы Казан» исеме астында балалар өчен тематик иртә булды. Китапханә мөдире Ландыш Шарапова Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштырды. Башкалабызга багышланган презентация   аеруча   эчтәлекле иде. Әкият геройлары Аҗдаһа (худ.рук.Абдуллина Нүрия) «Казан шәһәре гербындагы аҗдаһаның туганы» һәм  Кырлай урманыннан килгән  Шурәле (мәдәният йорты директоры Ахсанова Сәрия) балаларга мәдәни көндәлек һәм Казан кондитер фабрикасыннан татлы кучтәнәч алып килгәннәр.

Очрашуда балалар канәгатъ булып бик күп мәгълүмәт алып киттеләр дип хәбәр итә укытучылары Альмухамедова С.Ф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International