12 ноябрь көнне Яңа Бүләк авылында укучылар белэн очрашу узды

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

12 ноябрь көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсендә 1 класс укучылары белән очрашу булды.  Очрашуны «Без мәдәниятле халык» дип исемләдек.  Китапханәче укучыларны  фото һәм рәсемнәр ярдәмендә мәдәният учаклары,  мәдәният өлкәсендә хезмәт итүче танылган шәхесләребез белән таныштырды. Үзебезнең төбәктән чыккан артистларыбыз һәм язучыларны (Илһам Шакиров, Мәҗит Зәйнуллин, Зәйтүнә Гайнуллина, Гөлшат Зәйнашевалар), аларның иҗатларын да искә төшердек.

                Соңыннан укучыларга  «Мәдәният көндәлекләре» тапшырылды һәм  эшләү тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International