Кувады авылы китапханәчесе Сафина Лилия "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" конкурсы буенча "Китап тарихы" дип исемләнгән дәрес уздырды. Берничә көн алдан әнилэр белән җыелыш уздырып конкурсның таләпләре аңлатылды. 12 ноябрь көнне беренче сыйныф укучылары белән очрашу уздырылды, башта беренче китапларның ничек барлыкка килүе буенча презентация күрсәтелде, әңгәмә үткәрелде. Укучылар кызыксынып тынлап утырдылар. Аннан сон китапханәгә соңгы тапкыр кайткан китаплар белән танышу булды. Өйгә укырга 4 китап бирелде. Азактан укучыларга көндәлекләр тапшырылды.