Комсомолец поселогы үзенең ике егетен – Илфат Әхтәмовны һәм Илмир Хәертдиновны зурлап армиягә озатты

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Комсомолец поселогы үзенең ике егетен – Илфат Әхтәмовны һәм Илмир Хәертдиновны зурлап армиягә озатты. Поселокның мәдәният йортына егетләрнең туганнары, дуслары, сыйныфташлары җыелган иде. Озату кичәсе бик җылы һәм күңелле үтте: әти-әниләр улларына үзләренең үтемле киңәшләрен бирде, дуслары да яхшы теләкләрен җиткерде, кызлары көтәргә вәгъдә бирде. Егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеген тикшерү өчен сынау да уздырдык – нинди хәрби дәрәҗәләрне, частьларны белүләрен сорадык. Ләкин әле моның белән генә тәмамланмады, егетләрне гамәли яктан да сынадык – аларга портянкалар уратып карадык, шырпы сүнгәнче киендерттек тә. Илфат та, Илмир да бирешмәделәр, үзләренең армиягә барырга әзерлекләрен күрсәттеләр. Бар поселок халкы белән егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез, дип яза мәдәният йорты директоры Анна Шәрифҗанова. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International