“Туган авылым –Яңа Бүләк” дип аталган чара узды.

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

18 ноябрь авыллар көне . Шул уңайдан Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “Туган авылым –Яңа Бүләк” дип аталган чара  узды. Китапханә мөдире Зөлфия Мингалиева  “Сәйлән”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне  авыл һәм аның  исеменең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, авыл турында шигырьләр укыды. Шулай ук танылган шәхесләрне- Илһам Шакиров, Мәҗит Зәйнуллин, Зәйтүнә Гайнуллина, Динар Әминов Һ.б искә алдылар. Китапханәче фотолар ярдәмендә авылның истәлекле урыннарына читтән торып  экскурсия ясады. Соңыннан һәр бала “Авылымның гүзәл урыннары” дигән темага рәсем ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International