18 ноябрь Дөреш авыл китапханәсендә укучылар өчен “Табигатькә сәяхәт” исемендәге чара үткәрелде. Сәяхәт үзебезнең Туган якның, чит илләрнең табигате белән танышудан башланды. Елның төрле фасылларына тукталып, табигатькә багышланган табышмакларга җаваплар табылды. Китапханә мөдире Чабатова Гөлсинә укучыларга китапханәдә темага кагылышлы китапларның җитәрлек булуын, аларны алып укырга тәкъдим итте. Актив катнашкан укучыларга рәхмәт җиткереп, иң күп китап укучы балага бүләк тапшырды.