12 ноябрь көнне Район балалар оешмасы Советы утырышы узды. Утырышны район мәгариф идәрәсе башлыгы урынбасары Шакирова Винера Мөбәрәк кызы алып барды. Утырышта район балалар оешмаларыннан укучылар, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары,Тәрбия эшләре үзәге директоры һәм методистлары катнашты . Киләчәкккә планнар төзелде, хәйриячелек эшләре, сәләтле балаларны бүләкләү, спортны үстерү кебек фикерләр дә әйтелде. Укучылардан киләчәктә районның үсешен күзаллаган яңа фикерләр, идеяләр белән мөрәҗәгать итүләренә өмет итәбез. Уңышлар сезгә яшь дуслар !