12 ноября көнне Район балалар думасының утырышы узды. Утырышта район балалар оешмаларыннан укучылар, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашты. Район укучылары Думасы ул- җәмгыятьнең хәрәкәт итүче моделе, кыскасы, закон органы булып тора. Бер сүз белән әйткәндә, балалар Думасы үсеп килүче яшь буынга җәмгыять төзелешен аңларга, аның тормышында актив катнашырга, үзидарәчелек алымнары булдырырга ярдәм итә.
Балалар Думасының максаты булып, районның иҗтимагый тормышында катнашу мөмкинлеге тудыру, яңа буын идарәчеләре тәрбияләү тора. Дума төрле функцияләрдән гыйбарәт.
Утырышта район балалар оешмасының эмблемасы,девизы булдырылды .Алга таба эш планы расланды. Шуларның берсе ноябрҗ ае ахырларында антинаркотик флэш-моб
үткәрүгә тәгъдим булды.