Бүген Иске Абдул мәдәният йортында китапханә мөдире "Икмәк җирдә изгеләрдән изге" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.

2014 елның 21 ноябре, җомга
Бүген Иске Абдул мәдәният йортында китапханә мөдире Зилфира Бәхтиева тарафыннан оештырылган "Икмәк җирдә изгеләрдән изге" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Анда балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары катнашты. Очрашуга авылыбызның ипи пешерүчеләре Мингазова Тәнзилә һәм Наилә, озак еллар тракторчы булып пенсиягә чыккан Вәлиев Алмаз һәм тракторчы, комбайнчы, тегермәнче Вәлиев Назыйм абыйлар чакырулы иде. Алар белән очрашу безнең күңелләрдә тирән эз калдырды, горурлану хисләре уятты. Балаларга патриотик тәрбия бирүдә бу кичәнең әһәмияте зур булгандыр диясе килә. Соңыннан тәҗрибә уртаклашырга килгән районыбыз китапханәчеләре "Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музеенда булдылар.


--
Резеда Якупова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International