Боерган мәктәбендә парламент дәресе сәяхәт формасында узды

2014 елның 22 ноябре, шимбә
Боерган мәктәбендә исә парламент дәресе сәяхәт формасында узган. «Конституция – илнең төп законы», «РФ һәм ТР дәүләт органнары», «Депутатлар» дип исемләнгән тукталышлардан торган әлеге эшлекле һәм мавыктыргыч гыйльми сәяхәт вакытында укучылар бик күп кызыклы мәгълүмат туплый алдылар. Дәрес вакытында «Законнар кайда туа?» исемле видеофильм, махсус презентацияләр һәм Дәүләт Думасы буйлап уздырылган виртуаль сәяхәт – парламент дәресенең матур өлгесе булды. Дәрес ахырында район Советы депутаты, Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камиляновның чыгышы да мәктәп укучыларында якты тәэсирләр калдырды, дип хәбәр ите мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлчәчәк Гыйлаҗева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International