Ун ай вакыт эчендә районда ата-ана каравыннан мәхрүм калган балигъ булмаган 21 бала ачыкланган.

2014 елның 22 ноябре, шимбә
Былтыр – 7, быел – 21
Ун ай вакыт эчендә ата-ана каравыннан мәхрүм калган балигъ булмаган 21 бала ачыкланган. Былтыр шундый 7 бала исәпкә алынган булган. Быелгы 21 бала арасыннан 10ысының әти-әнисе үлгән, 10ысыныкы – ата-ана хокукыннан, 1 баланың әти-әнисе иректән мәхрүм ителгән.

Хәзерге көндә опека һәм попечительлек бүлегендә опекунлыкка алынган – 78, тәрбиягә алынган – 20, уллыкка яки кызлыкка алынган 14 бала исәптә тора. Опекун гаиләләрнең иң күбе Кнәз авыл җирлегендә (13 гаилә, 15 бала), Бәткедә (12 гаилә, 16 бала), Круглое Поледа (9 гаилә, 9 бала).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International