Шилнәбаш мәдәният йортында Сергей Есенинга багышланган шигърият бәйрәме узд

2014 елның 22 ноябре, шимбә
Күптән түгел Шилнәбаш мәдәният йортында китапханә мөдире Нурзилә Бариева оештыруы белән шагыйрь Сергей Есенинга багышланган шигърият бәйрәме узды. Чарада төрле авыл мәктәпләреннән килгән укучылар катнашты. Алар Сергей Есенинның һәм башка иҗат ияләренең шагыйрьгә багышланган юлларын укыдылар. Башлангыч сыйныф укытучысы Римма Вәлиева башкаруындагы шагыйрь шигырьләренә иҗат ителгән романслар һәркемнең күңеленә хуш килде. Моннан тыш, бәйрәмдә Сергей Есенинның тормыш һәм иҗат юлына багышланган презентация күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International