Кече Шилнә мәктәбендә дә парламент дәресләре узды.

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Кече Шилнә мәктәбендә дә парламент дәресләре узды. 9-11 сыйныфларда әлеге чараны яшь белгеч – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Адель Даутов алып барды. Өлкән сыйныфлар бу темага әңгәмә алып бардылар, хәтта үзләре «закон» да чыгардылар. Укучылар дәрескә бик җитди карадылар, үзләрен эшлекле сурәттә тоттылар. Парламент дәресендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илсөяр Абзалова, Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Геннадий Харитонов, мәктәп җитәкчелеге, 9-11 сыйныфларның җитәкчеләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International