28 ноябрь көнне Түбән Суык-су авыл җирлегенә караган Яңа Мусабай авылында яшәүче хезмәт һәм сугыш ветераны Азгамов Миннегарәй бабай 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгының икътисад буенча урынбасары Роза Тагировна, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы Сәйфетдинов Наис Миргасим улы килделәр. “Ак бабайны” котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Азгамовлар гаиләсе бугенге көндә тигез булып, кече уллары һәм килене тәрбиясендә гомер кичерәләр. Миннегарәй бабай озак еллар колхозда умартачы булып эшләгән. Бу семьяда 5 бала тәрбияләнеп үскән. Хәзерге көндә 11 оныклары һәм 11 оныкчыклары бар.
Глава Нижнесуыксинского СП Н.М.Сайфутдинов