Бәйге башында "Өч кыз" спектакеленнән өзек сәхнәләштерелде.

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
   28-ноябрь, җомга көнне, мәктәбебездә "Әниләр көне"нә багышланган күңел ачу кичәсе булды. Бу чарага әзерлек барышында классларда рәсем ясау, сочинение язу, шигырь сөйләү буенча конкурслар узды. Мәданият йорты каршында оештырылган "Яшел эшләпә" түгәрәге членнары татар халык әкияте буенча әзерләгән "Өч кыз" әкиятенең заманча вариантын күрсәттеләр. Спектакль тамашачыларга бик ошады. Спектакльдән соң, әниләр һәм балалар ике командага бүленделәр. Әниләр командасы -"Супер әни", ә балалар командасы - "ГТА". Уеннар берсеннән-берсе кызыклы иде: әниләр дә, балалар да, тамашачылар да рәхәтләнеп көлделәр, уйнадылар, ял иттеләр. Ярыш балалар командасының җинүе белән (30:36) тәмамланды.

Ярышлардан соң, бәрәм чәй табыны янында үтте. Чәйдән соң, балалар өчен бәйрәм дискотекасы булды. Дискотека беткәч яхшы кәеф белән өйләргә таралыштык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International