Казанда яшь язучыларның республика семинары булды

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Казанда яшь язучыларның республика семинары булды. Анда төрле районнардан каләм тибрәтүче яшьләр катнашты. Семинарны яшь язучылар башлап җибәрде. Алар яңа табадан төшкән шигырьләрен укыдылар. Аннан сүзне өлкән язучылар, килгән кунаклар алды. Аларның һәрберсе яшьләргә изге теләкләрен белдерделәр, иҗатларына карата фикерләрен әйттеләр. Һәрберсенең чыгышы милли әдәбиятыбызны үстерү, яшь талантларны табу, аларга ярдәм итү зарурлыгы турында кайгыртучанлык белән сугарылган иде. 

  «Каурый каләм» түгәрәге әгъзасы Инзилә Садыйкова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International