Бу көннәрдә Галиуллиннарның ишле гаиләсе зур бәйрәмгә әзерләнә

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Яңа поселогында яшәүче Җәүһәрия ханым Галиуллина турында авылдашлары, дуслары: «Балалары, ире өчен туган хатын-кыз ул», – диләр. Чыннан да, гомере буе ире Рафисны яратып, хөрмәт итеп яшәгән, ике улын һәм бер кызын бар күңелен биреп тәрбияләгән ул. Нәтиҗәсе дә сокланырлык: Галиуллиннар турында Яңа поселогында беркем начар сүз әйтмәс, тәртипле гаилә, кешелекле һәм ярдәмчелләр диярләр. Балалары да һәрберсе тормышта үз урынын тапкан, әти-әни алар өчен сөенеп туя алмый. Бу көннәрдә Галиуллиннарның ишле гаиләсе зур бәйрәмгә әзерләнә – кадерле әниләре Җәүһәрия ханымның 65 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтәчәкләр алар. Алай гына да түгел, бу атнада яраткан балалары һәм оныклары аны Әниләр бәйрәме белән дә котлаячаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International