28 ноябрь көнне Күзкәй авыл китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән чара узды. Кичәгә пенсиядәге 50-60-70 елларда сыер сауган хатын-кызлар чакырылды. Чара Вәгыйз Бәйрәмовның “Әниемнең йомшак куллары” дигән шигырь юллары белән башланып китте. Китапханәче Тәнзилә Ахуновна һәр терлекченең тормыш юлы, авыр һәм мактаулы хезмәте, бүгенге көн тормышларын сөйләп истәлекле бүләкләр тапшырды. Кунакка килгән апалар исә яшьлек елларының кадерле истәлекләре белән уртаклаштылар. Чара җырлар белән үрелеп чәй өстәле артында дәвам итте.