«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе оештырган бердәм кабул итү көнендә райондашлар торак-коммуналь түләүләр буенча сорауларын җиткерделәр, пай җирләреннән файдалануда кайбер проблемаларга тукталдылар, балалар өчен уен мәйданчыклары төзүдә, клуб бинасын газ белән җылытуга күчерүдә ярдәм итүне үтенделәр һәм үзләрен борчыган башка шундый мәсьәләләрне күтәрделәр.
Төшкә кадәр тукайлылар үз сорауларын район башлыгы урынбасары, муниципаль район Советы депутаты Люция Әхмәтовага бирделәр. Аннары кабул итүне ТР Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов һәм Фоат Комаров, район башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район Советы депутаты Васил Хаҗиев дәвам итте.
Райондашларның бердәм кабул итү көнендә биргән сорауларының берсе дә җавапсыз калмады, алар депутатларның һәм район җитәкчелегенең контроленә алынды.