Киләсе елга без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алабыз. Шуны да искә алып, 3 нче декабрь Билгесез солдат көне итеп билгеләнде. Шул уңайдан бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәйфуллина Г.Т.) 5-6 нчы),Шәмсетдинова Т.Н(9 нчы) класс укучылары белән класс сәгатләре үткәрделәр. Укучылар Мәскәү шәһәрендәге Билгесез солдат истәлегенә ачылган мемориаль комплекс турында тулы мәгълүмат алдылар, әлеге көннең мәгънәсенә төшенделәр.