Командасы составында Югары Байлар авылы егетләре дә бар иде.

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
27-30 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Ярышларда 8 регионнан барлыгы 400дән артык спортчы көч сынашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Югары Байлар авылы егетләре дә бар иде. Алар : Нәфис Хаҗиев -55 килограммга кадәрге авырлыкта I урынны (Яр Чаллы шәһәренең техник колледж студенты ),Алмаз Харисов-80 килограммга кадәр үлчәү категориясендә II урынга (Казан федераль университеты филиалының студенты )  яуладылар. Тренерлары  Мөсәвир Әгъзамов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International