3 декабрь көнне Мусабай-Завод авыл китапханәсендә инвалидлар көненә багышланган «Миһербанлы булыгыз-кешеләр» исеме астында очрашу үтте. Очрашу кичәсен китапханә мөдире Флүзә Тахавиева ачып җибәрде һәм алып барды. Авыл җирлеге башлыгы Миннехузин И.К., район башлыгы урынбасары Робис Лотфулловичның чыгышлары тыңланды. Кичә матур теләкләр теләп, жырлар белән үрелеп барылды. Килгән кунакларга сүз бирелде. Алар сүзләрен, гозерләрен әйттеләр. Таш-Кичу авылыннан Әлфия Галимова үзе язган шигырьләрен укыды. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.