Узэшчэннэр театр куялар, икэн дигэн суз бер ай элек ук ишетелгэнгэме, кичэ Яна посёлогы мэдэният йорты залы шыгрым тулы иде. Олысы –кечесе кемнэр икэн, нинди спектакль куялар икэн диеп, кызыксынып клубка ашыкты.
…Талгын гына татар моны агыла. Кичке уен. Яшь егет (Денис Кадыйров-укытучы) сэхнэгэ йогереп чыга: «Аксылу тукта инде, бер генэ минутка!.. Аксылу: (Гузэл Хайдарова –укытучы) жибэр мине, егет, тоткарлама, мсине ойдэ котэлэр, -дип китэргэ ашыга… Эйе кайчандыр егетлэр, кызлар кичке уеннарда танышалар хэм кавышалар иде.
Тамашачыларга узган гасырнын 25-30 елларында озак утырырга туры килмэде. Менэ Аксылу (хэзер ул Акбикэ) –Гузэлия Попова (Гэрдэле авылы клуб модире) экрен генэ атлап кизэк жыеп кайта. Яше зур булганга карамастан чиста похтэ киенгэн моселман карчыгы. Ялгызы гына яшэгэнлектэн, бик тырыш унган ак эби булып яшэвен дэвам итэ. Авыл аксакалы , барысын да барлап торучы Минлебай карт (Шаймуратов Тагир Бариевич элекеге мэктэп директоры) ана яратып, хормэт итеп, Ак килен диеп дэшэ. Бер чор кешелэре булгангамы, фикерлэр уртак, сойлэшер сузлэр куп. Тик Акъэби хэле киткэнен сизеп оенэ ашыга. Авыл жирендэ халык бердэм, ярдэмчел икэне спектакль барышында тагында ныграк чагыла. Курше Гарифэ (Гольнара Миннигулова –укытучы) хэрдаим эбинен хэлен белеп, булышып торганлыктан, кунеле сизенеп йогереп кереп житэ.
Вакыйга авылда ялгыз карчыкнын чигулэр белэн бизэлгэн кечкенэ чиста матур оендэ дэвам итэ. Ахирэте Сэлимэ (Нурия Абдуллина-сэнгать житэкчесе) карчык яныннан гел китми, ни дисэн дэ купме еллар бергэ утелгэн, гомерлек куршелэр бит. Бригадир Саимэ (Сарайлы авылы клуб модире Салимова Голия) авыл башлыгы-кайда нэрсэ булган, булачак, барысын куреп-белеп тора. Эбинен кызларына хэбэр итеп авылга кайтарта. Фэнни хезмэткэр булып эшлэуче Голбикэ (Элфия Шириева –укытучы) хэм калада зур начальник Сэхип Карамович (Физкультура укытучысы Алмаз Исмагилов) энкэлэрен шэхэрдэге докторларга курсэтэбез диеп, ашыгыч кына авлдан алып китэлэр.
Эбкэй байларча жихазланган шэхэр квартирасында бер булмэдэ узе генэ яшэп ята башлый. Авыруынын эжэленэ тигэн чир икэнен сизеп, балаларына сонгы сузлэрен васият итеп эйтэсе килсэ дэ, хич эйтергэ жае чыкмый. Кызы белэн кияве белэн генэ тугел подполковник малае Суфияннын да (Рафаель Садыков-ЖКХ идэрэсе белгече) хэм анын хатыны Мария Васильевнанын (укытучы Алсу Яканаева) фикерлэре эбекэйнеке белэн чагышмый. Барысы да ашыгалар, кабаналалар, энкэлэре янына утырып сойлэшергэ вакытлары юк.
-- бу нинди замана! Нишлэп мине анламыйсыз, балалар, диеп ачынып Акъэби булмэдэ узе белэн узе сойлэшеп ята бирэ. Оныклары Геннадий (Айдар Зарипов 11кл. укучысы)хэм Света (Алия Валиуллина 5 кл укучысы) килеп кергэч кенэ Акъэбинен йозенэ елмаю чыга. Ин укенечлесе шул, эбекэй оныклары белэн аралаша алмый, арада тирэн упкын-тел белмэу ята. Уз миллэте кешесенэ ойлэнмэгэненэ улы Суфиянга упкэлэсэ дэ, ярата, бигрэк нык ярата шул ул оныкларын.
Менэ спетакль финалга якынлаша. Эбекэйне сонгы сулышын алырга больницага салалар. Балалар куреп, курыкмасын янэсе. Их сез кешелэр, кэдерен белдегезме, анын сонгы сузлэрен ишеттегезме, ана васиятын утэдегезме?- диеп озгэлэнэ шагыйрэ (Ландыш Шарапова –китапханэче). Ана хакын хакларга иде , диеп сулыгып-сулыгып елый ул.
Шулай шул, ашыгабыз, чабабыз, бер ни тынларга да анларга да телэмибез… Эсэрдэ кызыл жеп булып менэ шул тема бара. Э.Еникинын «Эйтелмэгэн васыять» пьессасы 70-80 нче еллар проблемасы гына тугел, бугенге кондэ дэ актуаль булып тора. Катнаш никахлар , югалган гореф-гадэт, утэлмэгэн йолалар, бер авыз суз татарча белмэгэн яня буын. Ачыргаланып, жэмэгать, без кая барабыз, диеп кычкырасы килэ.
Эсэрне сэхнэгэ куючы Сэрия Ахсанованын (мэдэният йорты директоры) бер кайчан да исерми торган проблеманы кутэреп чыгуы халыкны уйландырды, борчыды, хэтта елатты да. Рэхмэт сезгэ уз эшчэннэребез, янадан очрашуларга кадэр диеп басып алкышлады тамашачы. Амин, насыйп булсын диеп таралышты уз эшчэннэребез.
Сэнгать житэкчесе Нурия Абдуллина.