Бу бәйрәмнең иганәчесе Фатыйх Шәйхетдинов әниләргә бүләкләр дә әзерләгән иде.

2014 елның 6 декабре, шимбә
Иске Байлар клубы нда клуб мөдире Наилә Шәйхетдинова, һәрвакыттагыча, бай эчтәлекле, күңелле программа әзерләгән иде. Ул аны ике Таубашы урамы әниләре арасында бәйге рәвешендә әзерләгән- «Гүзәл әниләр» һәм «Замана әниләре» командалары 
– Бу бәйгедә җиңүче дә, җиңелүче дә булмады, – диде ахырдан жюри әгъзасы – Минзәлә драма театры артисты Чулпан Гыйльфанова. – Бу әниләр булганлыкларын гына күрсәтеп калмадылар, авылыбыздагы нигез йортларны саклап яшәүче киленнәр дә бит әле алар. Ул йортларда бүген, күргәнегезчә, талантлы балалар үсә. Рәхмәт аларга.

 Бу бәйрәмнең иганәчесе Фатыйх Шәйхетдинов әниләргә бүләкләр дә әзерләгән иде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International