Кичәдә калмиялеләр төрле уеннарда катнашып та күңел ачтылар

2014 елның 6 декабре, шимбә
Калмия авыл мәдәният йортына әниләр көнне уңаеннан кичә узды.  Кичәне   китапханәче Альмира Гыйльфанова белән Гөлназ Фәрхетдинова алып бардылар. Кичәдә балалар бакчасы сабыйлары, мәктәп укучылары, авыл  яшьләре, ветераннарның чыгышларын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар.
 Кичәгә җыелган калмиялеләр ул көнне төрле уеннарда катнашып та күңел ачтылар. Табышмакларга иң күп җавап биргән Фәүзия һәм Камил Сәхаповлар гаиләсе иң тапкырлар булып танылды, аларга кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды. «Киңәш» ветераннар клубы әгъзалары чыгышыннан соң, үзешчән артистларга «Кардәш» фольклор коллективы егетләре роза чәчәкләре тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International