"Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов белән очрашу

2014 елның 6 декабре, шимбә
  4 нче декабрь көнне Калмаш гомуми урта белем бирү мәктәбендә күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Мирза улы Ибраһимов, журналның җаваплы сәркатибе , татар әдәбияты дәреслекләре авторы Рамил Гомәр улы Ханнанов, яшь язучы Айгөл Әхмәтгалиевалар катнашында район мәктәпләре җитәкчеләре һәм татар теле укытучыларының очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәдә бүгенге татар әдәбияты алдында торган проблемалар буенча эшлекле сөйләшү булды.Илфак Ибраһимовның үзе башкаруындагы шигырьләрен, Калмаш мәктәбе укучылары һәм районның курайчылар ансамле чыгышын барлык кунаклар да җылы каршыладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International