Хезмәтне саклау мәсьәләләре һәм эш шартларын махсус бәяләү темасына район хакимиятендә семинар-киңәшмә үтте. Чарага районның профсоюз активы, оешмаларның хезмәтне саклау буенча инженерлары, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең һәм мәгариф учреждениеләренең кадрлар бүлеге башлыклары чакырылган иде.
Семинарда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева һәм федерациянең бүлек башлыгы, хезмәтне саклау буенча баш техник инспектор Ирина Андина чыгыш ясады. Чараны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина алып барды.