9 декабрь көнне Иске Абдул гомуми урта белем бирү мәктәбенә караган Мрәс авылы башлангыч мәктәбендә район татар теле укытучыларының семинары узды. Семинар «Ана телен өйрәнүдә балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы дәвамчанлык принцибы» дигән тема астында узды. Семинарда катнашучылар балалар бакчасында да булдылар. Алар «Ел фасыллары» ( «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Сайфуллина Л.М ), 1 класста- «(йу), (йү) авазлары, Ю, ю хәрефләре» һәм 3 класста «Фигыль. Нәрсә ул фигыль» ( башлангыч класс укытучысы Мөнәвирова Я.М.); 2 класста «Авазлар һәм хәрефләр» белән 4 класста «Сүз төркемнәре. Исем.» (укытучы Сафина Р.Ш.)ачык дәресләрдә булдылар һәм Өстәмә белем бирүче педагог Зиятдиновой А.Н. тарафынннан оештырылган “Аулак өйдә” кунакта булдылар.