Башкарма комитетның утырышлар залында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан инвалид-балаларның ата—аналары белән районның оешма вәкилләре очрашты . Очрашуда Тукай районы буенча социаль яклау бүлеге башлыгы Г. Ә. Шәфикова, район инвалидлар оешмасы рәисе Г.Р.Гиниятуллина ,«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе С. Н. Шәехова ,район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчес Т. Н.Сиврюк ,Пенсия фонды белгече Э..Н.Анурова чыгыш ясадылар һәм күптөрле сорауларга җавап бирделәр.