"Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музее директоры Резеда Гарипова Мерәс башлангыч мәктәбе һәм "Салават күпере" балалар бакчасы катнашында үткән Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында катнашып, музей турында мәглүмат бирде. Шулай ук "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының киләчәккә эш планнары белән таныштырды. Ана телен үстерү, балаларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирү, гореф-гадәтләрне саклау буенча кулга-кул тотынып эшләргә чакырды.
--
Резеда Якупова