Васил Гайфуллин - Батырлык ордены кавалеры.

2014 елның 12 декабре, җомга
1994 елның 11 декабре федераль гаскәрләрнең Чечня җиренә кергән, ягъни беренче чечен сугышының башланган көне буларак искә алына. Әлеге датадан соң 20 ел вакыт узган. 2001 елда гына гаскәрләрне бу республикадан чыгару турында указ кабул ителде. Армия хезмәтенә китеп, Чечня җирендәге хәрби хәрәкәтләргә эләккән күпме солдатларыбызның шушы елларда гомерләре өзелде, күпмесенең күңелләре һәм тәннәре яраланып кайтты, газиз балаларының сугыш эчендә икәнен белеп тә, алардан бер хәбәр ала алмый изаланган күпме әти-әниләрнең чәчләре вакытсыз агарды. Безнең районнан да бу афәткә эләккән солдатлар шактый булды. «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Васил Гайфуллин – Чечняда хезмәт иткән егетләр арасыннан районда бердәнбер Батырлык ордены кавалеры.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International