“Канат бирсен күңел җырлары” дип исемләгән чара

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

11 декабрь көнне Яна Поселок авыл китапханәчесе  Шарапова Ландыш мәдәният йортында якташ шагыйрәбез Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу кичәсе оештырды.“Канат бирсен күңел җырлары” дип исемләгән чара бик эчтәлекле һәм күңелле үтте. Бәйрәмне  халкыбыз  җырлары  белән  «Чишмә»  фольклор   коллективы   ачып  жибәрде.Рәзинэ  ханымның иҗатына битараф булмаган тамашачылар  сорау   арты  сорау  яудырды.   Шагыйрә исә  узе  язган  җырлар  тарихы  белән  таныштырып, алып  кереп  китте    халыкны  шигърият  дөньясына. Якташ  шагыйрәбезнең  сузләренә  язылган  җырларын   халкыбызның   яраткан  җырчысы  Сәрия   Нәбиуллина  башкаруында  ишеткәч  тамашачы  таң калды. Чаллы  кунагы   Шамил  Фәйрушин  башкаруында «Куңелем   җырдан  тора»  җырын  халык  бик  җылы  кабул  итте. Бер генэ  бәйрәм – кичәнең дә татар  халык   моңыннан , җырларыннан  башка  уткәне  юк. Бу  юлы да  районыбызда танылып киткән   Зөфәк  Гәлләмовның    баянда,  Фәнис   Гыйниятовның  курайда   чыгыш  ясаулары  куңелнең  иң  нечкә  кылларын  чиерттеләр .  Шигырь  бәйрәменең  яме     җырда  диләр бит.   Урта  мәктәп  коллективының   яшь  иҗатташ   дуслары, районыбызның китапханәләр системасы коллективынан шагыйрәгә   иң  җылы  хисләр  белән   сугарылган  изге  теләкләр  җиткерелде  һәм  чәчәк бәйләмнәре  тапшырылды.  Чара Рәзинә ханым иҗат иткән Тукай районы гимны белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International