Бурычларыңны түләргә онытма!

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Штрафлары буенча әҗәтләре булган машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә узган атнада ике көн рейдка чыктылар. 5 декабрьдә хокук саклаучылар юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 30 мең сумнан артык штрафы җыелган 12 кешенең яшәү урыннарына бардылар. Аларга бурычларын түләргә кушылган документ тапшырылды, билгеләнгән вакыт эчендә бу турыда суд приставларына хәбәр итәргә кушылды. Таләпләр үтәлмәсә, закон кысаларында башка чаралар күреләчәге хакында кисәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International